Туйга бүләк

Категория: көе сүзләре

Язлар җитеп килә, бозлар агып китә
Ярлар белән гүя серләшеп.
Үткән артта кала, гомер алга чаба
Үткән юллар кала тезелеп.

Туйлар килә-китә
Гомер шулай итә,
Ак бәхетләр телим мин сезгә!

Җырлап үтсен гомер, тыныч булсын күңел,
Швтлык төеп типсен йөрәкләр.
Олы мәхәббәтнең кайнар хисен тойсын
Чын күңелдән сөя белгәннәр.

Туйлар килә-китә
Гомер шулай итә,
Ак бәхетләр телим мин сезгә!

Яшьлек бирешмәгән, хисләр сүрелмәгән,
Кабынмаган алар сүнәргә.
Бергә яккан учак янсын һаман дөрләп,
Ике йөрәк бергә типкәндә.

Туйлар килә-китә
Гомер шулай итә,
Ак бәхетләр телим мин сезгә

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »