Салават агай диләр

Мин һаманда унсигездә кебек,
Бер нәрсә дә үзгәрмәде кебек:
Кояш бата — һаман әлекке,
Таңнар ата — һаман әлекке.

Мин һаманда унсигездә кебек,
Йөрәк һаман шулай түземсез,
Тик унсигез яшьлек кызлар гына:
"Агай-агай", диләр,
"Салават агай", диләр,
"Салават агай", диләр, — шунысы күңелсез.

Нәкъ унсигез яшьлек егет кебек,
Мин гашыйкмын бөтен дөнъяга.
Йөз хыяллар белән йоклап китәм,
Мең хыяллар белән уянам.

Мин һаманда унсигездә кебек,
Йөрәк һаман шулай түземсез,
Тик унсигез яшьлек кызлар гына:
"Агай-агай" диләр,
"Юк-юк, юк алай ярамый", диләр,
"Салават агай", диләр, — шунысы күңелсез.

Урамнарда уйнап киткәнем бар,
Иптәш итеп бала-чаганы.
Акыл тешем күптән чыккан инде,
Акыл ягы һаман чамалы…

Мин һаманда унсигездә кебек,
Йөрәк һаман шулай түземсез,
Тик унсигез яшьлек кызлар гына:
"Салават агай", диләр,
"Салават агай", диләр,
"Салават агай", диләр, — шунысы күңелсез.
"Агай, агай, агай", диләр,
"Алай ярамый", диләр,
"Салават агай", диләр ,— шунысы күңелсез.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.8 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »