Йә, ǝле кара

Категория: көе һәм сүзләре

Әй, дускаем буе зифа
Тал кебек бөгеләсең.
Таллар кебек бөгеләсең
Кем өчен өзеләсең?

Йә, әле кара-кара,
Кара күземә генә.
Карасаң күземә генә
Булырсың үзеңә генә.

Әй, дускаем алып барам
Саф чишмә суларына.
Чишмә су шифа диләр
Йөрәк ярсуларына.

Йә, әле кара-кара,
Кара күземә генә.
Карасаң күземә генә
Булырсың үзеңә генә.

Әй, дускаем сиңа әйтәм
Сер сөйләмә дустыңа.
Дустымның да дусты булып
Ул да сөйләр дустыңа.

Йә, әле кара-кара,
Кара күземә генә.
Карасаң күземә генә
Булырсың үзеңә генә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.6 (5 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »