Санама, кәккүк!

Берчә саныйсың туктамый,
Юрыйсың бик күп еллар,
Әйтерсең тезеп куясың
Алдыма гомер-юллар.

Санама, кәккүк, санама
Гомерем сәгатьләрен.
Былай да йөрәгем яна
Белмимен сәбәпләрен.

Нигә син яралдың икән
Язмыш юраучы булып?
Кешегә гомер саныйсың,
Агач башына кунып.

Санама, кәккүк, санама
Гомерем сәгатьләрен.
Былай да йөрәгем яна
Белмимен сәбәпләрен.

Берчә үтә аяусыз син
Сарансың, әз саныйсың.
Гомер кыска, ашык, диеп,
Саный-саный яныйсың.

Санама, кәккүк, санама
Гомерем сәгатьләрен.
Былай да йөрәгем яна
Белмимен сәбәпләрен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.8 (6 голосов)
« »