Синең өчен (дүртенче вариант)

Синең өчен алсу таңнар ата,
Синең өчен исә җилләр дә.
Синең өчен сандугачлар сайрый,
Синең өчен чәчәк җирләрдә.

Синең өчен тук башаклар шаулый
Иксез-чиксез басу-кырларда.
Синең өчен яңа көннәр туа,
Синең өчен туа җырлар да.

Синең өчен салмак җилләр исә,
Синең өчен яшен яшьни, дим.
Синең өчен җиргә килүләрем,
Синең өчен генә яшим мин.

Тик белә күр минем кадеремне-
Югалтма син мине, югалтма…
…Мин булганга шулай гүзәл дөнья,
Син булганга шулай таң ата.
Соң булса да кадеремне бел син,
Һич югалтма мине, югалтма…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »