Аңларсың дип уйладым

Категория: көе һәм сүзләре

Мәхәббәтнең сукмаклары,
Адаштырды бик тамам.
Бергә булган минутларны
Оныта алмый сагынам.

Икеү бергә булган чакта
Әйтергә дә кыймадым.
Күзләремә бер карасаң
Аңларсың дип уйладым.

Чиксез җиһандай карашың
Сөлектәй кара кашың.
Үзеңә тартып торасың
Хисләремнән адаштым.

Икеү бергә булган чакта
Әйтергә дә кыймадым.
Күзләремә бер карасаң
Аңларсың дип уйладым.

Сәгатьләрне, минутларны
Саный минем йөрәгем.
Синең белән кавышырга (очрашырга)
Тели һәр күзәнәгем (бит үзәккәем).

Икеү бергә булган чакта
Әйтергә дә кыймадым.
Күзләремә бер карасаң
Аңларсың дип уйладым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »