Җирән кашка

Кызлар:
Җәйләүләргә бардык, бияләр саудык,
Башкүнәккәй, башкүнәккәйләрне дә кулга элеп,

Җирән кашка аткаем да,
Башын чайкый малкаем.
Алларында солысы бетсә,
Сызыла йөрәк майкаем,
Эй-й… сызыла йөрәк майкаем.

Исән генә йөреп, сау кайтыгыз,
Сез китәсез, сез китәсез инде дә кузгалып.

Җирән кашка атҡаем да,
Җилләр тарый ялкаен.
Иярләгән егетеңне
Ташлап кайтма, малкаем,
Эй-й… ташлап кайтма, малкаем.

Егетләр:
Җәйләүләрне ташлап, коралны алып,
Без китәбез, без китәбез менеп тә атларны.

Җирән кашка аткаем да,
Арымый сабыр малкаем.
Иярендә егете барда
Боегу белмәс малкаем,
Эй-й.. боегу белмәс малкаем.

Исән генә булыгыз, кайгырмагыз,
Еш языгыз, еш языгыз җавап та хатларны.

Җирән кашка атҡаем да,
Башын чайкый малкаем.
Походлардан исән кайтсак,
Укалармын ялкаен,
Эй-й… укалармын ялкаен.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Җирән кашка»
Ноты для песни «Җирән кашка»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.7 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »