Мәхәббәтем (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Йолдызлары үзенә чакырып торган
Тын кичләрне күңелем юксына.
Мәхәббәтем минем,
Ерак йолдыз кебек,
Серле килеш калды шул сиңа…

Йолдызларны болытлар каплап китсә дә,
Йолдызым сүнде дип уйлама.
Мәхәббәтем минем,
Ерак йолдыз кебек,
Күренмичә генә гел яна!

Йолдыз атылгандай ашкынам мин сиңа,
Бер күрешү үзе бер гомер!
Мәхәббәтем минем,
Ерак йолдыз кебек,
Үзенә тартыр, бәгърем, барыбер!

Йолдызлардан сине эзлим, бәгърем, хәзер
Синсез минем юлларым хәтәр.
Мәхәббәтем минем,
Ерак йолдыз кебек,
Үзем сүнгәч тә әле нур чәчәр!

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Мәхәббәтем»
Ноты для песни «Мәхәббәтем»
Ноты для песни «Мәхәббәтем»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
« »