Солдат җыры

Соры шинель — түзем шинель,
Кояшларда уңамы?
Соры шинель кигән солдат,
Салкыннарда туңамы?

Солдат шинеле кимәгән,
Иңгә салып йөремәгән.
Солдат солдат буламы?!
Солдат солдат буламы?!

Солдат басып үткән чакта,
Туза юлның тузаны,
Тузса да юлның тузаны —
Кирза итек тузамы?!

Солдат итәген кимәгән,
Озын юллар үтмәгән,
Егет — егет буламы?!
Егет — егет буламы?!

Юллар кыен булган чакта,
Солдат туктап каламы,
Тирән суларга батамы
Һәм утларда янамы?

Солдат мәктәбен үтмәгән,
Кара тирен түкмәгән
Егет — егет буламы?!
Егет — егет буламы?!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »