Бөркетләр

Категория: көе һәм сүзләре

Көнне көнгә яулый алар чакта,
Гомерләре хәрби юлында.
Имин елар, күкләр тынычлыгы,
Ил язмышы — сезнең кулларда.

Юл чатында кала газизләнеп,
Изге теләк белән йөрәкләр.
Бирешмәнез зинһар, бирешмәгез,
Сез бөркетләр, горур бөркетләр!

Ватаныбыз сезне сайлап алган
Үтәр өчен изге бурычын.
Намус белән хөзмәт итәсегез,
Яшисегез туган ил өчен.

Ут-суларны кичкән чаклар да да
Бердәм тибә безнең йөрәкләр.
Бирешмәнез зинһар, бу юлы да,
Сез бөркетләр, горур бөркетләр!

Язмыш сыный сезне тогрылыкка,
Билгесезлек саклый бер минут.
Ватанпәрвәр кадерлеләребез,
Исән генә булыгыз бер үк.

Юл чатында кала газизләнеп,
Изге теләк белән йөрәкләр.
Бирешмәнез зинһар, бирешмәгез,
Сез бөркетләр, горур бөркетләр!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »