Син булмас

Категория: көе сүзләре

Сиңа кайтып сыена торган идем,
Карашлар өшеткән чагымда,
Йөрәккәем югалтты терәген,
Сыенырмын инде кемнәргә,
Җаным газап чиккән төннәрдә.

Упкыннардан тартып ала иде
Синең бер шәфкатьле карашың,
Күзләреңнең нурлары белән син,
Юып карашларның карасын,
Бәйли идең җанның ярасын…

Кемгә генә сыенып сөялсәм дә,
Барыбер инде алар син булмас,
Йөрәкләре шундый киң булмас,
Сөюләре сиңа тиң булмас,
Җан газапларына им булмас!
Син булмас.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Син булмас»
Ноты для песни «Син булмас»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »