Ашыкма китәргә

Дәръялар купканда,
Дөнъя ут йотканда,
Син калсан тоткында,
Мин калсам упкында.

Сабыр ит аз гына,
Ашыкма китәргә.
Сагыштан яндырма,
Ятларга калдырма /Яшәвен хакына/.

Күңелләр ярасы
Йөрәкне теткәндә.
Ялгышлар яралып
Язмышлар беткәндә.

Сабыр ит аз гына,
Ашыкма китәргә.
Сагыштан яндырма,
Ятларга калдырма /Яшәвен хакына/.

Тормышнын язлары
Нурларын сипкәндә,
Сөюем назлары
Өметен көткәндә.

Сабыр ит аз гына,
Ашыкма китәргә.
Сагыштан яндырма,
Ятларга калдырма /Яшәвен хакына/.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
Бу җыр , , репертуарында бар « »