Абдрахман

Унар гына сумлык, ай, ун акык,
Егет, салдыр ияр кашыңа.
Атам дусты диеп ышанма, егет,
Атаң дусты җитер башыңа.

Унар гына сумлык ун акыклы
Иярең булыр, егет, ат булса.
Якын күргән дустан яманы юк,
Авыр чакта сиңа ят булса.

Унар гына сумлык, ай, ун акык
Кирәге юк ияр кашыңа.
Атам дусты диеп ышандың, егет,
Шул дус җитте синең башыңа.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Абдрахман»
Ноты для песни «Абдрахман»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (33 голоса)
« »