Әнкәй оекбашы

Категория: көе сүзләре

Кышкы озын кичтә, балаларың өчен
Бишек җырын әнкәй көйләгән.
Йөрәк утларына, ул җылысын өстәп
Ап-ак оекбашлар бәйләгән.

Әнкәемнең моңы, аның күңел нуры
Җипләренә әллә уралган?
Ак оекбаш кисәм, әнкәй искә төшә
Әй, яхшылык безгә юраган.

Әнкәемнең бүләкләре, ап-ак оекбашлар
Аякларны кышын җылыткан.
Карлы бураннарда, зәһәр салкыннарда
Тормышыма якты нур сипкән.

Әнкәемнең моңы, аның күңел нуры
Җипләренә әллә уралган?
Ак оекбаш кисәм, әнкәй искә төшә
Әй, яхшылык безгә юраган.

Олы рәхмәт әнкәй, изгелеген өчен
Тик кулларын тала курмәсен.
Мәрхәбәтле булсын һәрчак сиңа язмыш
Кайгы-хәсрәт истә белмә син.

Әнкәемнең моңы, аның күңел нуры
Җипләренә әллә уралган?
Ак оекбаш кисәм, әнкәй искә төшә
Әй, яхшылык безгә юраган.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »