Алтын балдак (икенче вариант)

Исеңдәме, сөю билгесе, дип
Алтын балдак бүләк иткән идең.
Күзләреңне төбәп күзләремә
Йөрәгемне әсир иткән идең.

Аһ, ул таңнар, аһ, ул назлы таңнар,
Нигә шулай ашыгып үттеләр?
Нигә сайрар кошлар йөрәгемә
Сүрелмәс моң салып киттеләр?

Ант иткән (әйткән) идең, мәхәббәтем минем
Бирелгән, дип, сиңа мәңгегә.
Йөрәгемнән сине җуя алмас,
Оныттыра алмас бер ни дә.

Аһ, ул таңнар, аһ, ул назлы таңнар,
Нигә шулай ашыгып үттеләр?
Нигә сайрар кошлар йөрәгемә
Сүрелмәс моң салып киттеләр?

Балдагыма баксам, күңелемдә,
Гүя, кабат язгы таңнар ата,
Ләкин инде араларны өзеп,
Йөрәк үтә алмастай юллар ята.

Аһ, ул таңнар, аһ, ул назлы таңнар,
Нигә шулай ашыгып үттеләр?
Нигә сайрар кошлар йөрәгемә
Сүрелмәс моң салып киттеләр?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »