Багышлау (беренче вариант)

Фәкәт синең өчен бу җырларым
Рәхмәт сүзе булып тезелсен.
Умырзая кебек языбызның
Зәңгәр гөле булып өзелсен.

Ал да аны изге егермеңдә,
Гомер буе сакла юлыңда.
Авыр чакта җырым очып килсен,
Бер сихри көч артыр кулыңда.

Үтәр еллар, агар бик күп сулар,
Ләкин онытма син бу язны.
Ә миңа ул озак илһам бирер, —
Күңелемә аны мин яздым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (2 голоса)
« »