Мәчетле җырлары

Без Мәчетле, без Мәчетле,
Ямьле Әй буйларыннан;
Безне искә төшерерсез
Мәчетле җырларыннан.

Мәчетле, Мәчетле,
Безнең яшьләр бәхетле!

Эшчән халык тигез яши
Безнең Совет илендә.
Ильич лампалары яна
Мәчетлеләр өендә.

Мәчетле, Мәчетле,
Безнең яшьләр бәхетле!

Әй елгасы буйларында
Җәй көннәре күңелле,
Мәчетлеләр җырлаганда
Дәртләндерә күңелне.

Мәчетле, Мәчетле,
Безнең яшьләр бәхетле!

Безнең яшьләр эшкә бара,
Гөрли колхоз кырлары;
Үзе эшчән, үзе матур
Егетләре, кызлары.

Мәчетле, Мәчетле,
Безнең яшьләр бәхетле!

Безнең яшьләр ял иткәндә
Яңгырап тора җырлары.
Алсу йөзле, кара күзле
Егетләре, кызлары.

Мәчетле, Мәчетле,
Безнең яшьләр бәхетле!

Мәчетленең егетләре
Биергә, җырга оста.
Дошман чикне боза алмас,
Алар торганда сакта.

Мәчетле, Мәчетле,
Безнең яшьләр бәхетле!

Әй буйлары ямьле була
Җилбердәгән тал белән
Мәчетлеләр мактаналар
Эштә алган дан белән.

Мәчетле, Мәчетле,
Безнең яшьләр бәхетле!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »