Кайда син

Яз саен кошлар кайта,
Шомырт та ак чәчәген ата.
Табигать пышылдый,
Улда сине әзли, ул ярата.
Яз җитсә хисләрен тыялмый
Елгалар ярларыннан таша.
Ашкын суда ярсый
Ярсый әйткән сымак, ул ярата.

Кайда син, сөйгәнем?
Төнлә төшләремә керәсең.
Үзем дә белмимен,
Өннәремдә килә күрәсе.
Кайда син, сөйгәнем?
Минем сөюемне беләсең.
Яшермә хисләрен
Уйларымны килә беләсем.

Язгы тәүге җылы җилләре
Чәчләремнән иркәләп үтә.
Ләйсән яңгыр шыбыр-шыбыр әйтә миңа,
Ул ярата.
Язлар алып килгән мәхәббәт
Чын булырына ышанамын.
Йөрәк ярсып тибә, миндә сине сөям,
Мин яратам.

Кайда син, сөйгәнем?
Төнлә төшләремә керәсең.
Үзем дә белмимен,
Өннәремдә килә күрәсе.
Кайда син, сөйгәнем?
Минем сөюемне беләсең.
Яшермә хисләрен
Уйларымны килә беләсем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »