Синең караш

Күземә карыйсың,
Ниләрдер уйлыйсың.
Бу караш бик серле,
Бик серле, сөйкемле.
Уйланма шул тиклем,
Кайгырма, сөеклем,
Гомергә без бергә
Булырбыз бәхетле.

Карама шул тиклем,
Уйланма, сөеклем.
Миңа син бер генәм
Син генә кадерле.

Сөйлидер күзләрең
Мәхәббәт сүзләрең,
Югалтма тигәндәй
Син мине, мин сине.
Ягымлы бу күзләр,
Ялкынлы бу сүзләр
Күрәсең мәңгегә
Биләгән күңелне.

Карама шул тиклем,
Уйланма, сөеклем.
Миңа син бер генәм
Син генә кадерле.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »