Үчләр итеп елларга

Категория: көе сүзләре

Хәлләрегез ничек дидем,
Уйнап әллә, шаярып?
Сер бирергә һич җыенмим,
Яшимен гөрләп, янып.

Үчләр итеп елларга
Җырларга да, җырлага!
Дөнъя аты йөгәннәре
Әле безнең кулларда!

Зарланудан нинди файда,
Кемнәргә соң, кем хәҗәт?
Кан төкерер чакларда да
Хәлләрем дидем әйбәт.

Үчләр итеп елларга
Җырларга да, җырлага!
Дөнъя аты йөгәннәре
Әле безнең кулларда!

Әйбәт көн дип, начар көн дип,
Аермим мин дөнъясын.
Һәр көненә рәхмәт әйтеп
Җырлап яшәргә язсын.

Үчләр итеп елларга
Җырларга да, җырлага!
Дөнъя аты йөгәннәре
Әле безнең кулларда!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »