Бер минут (икенче вариант)

Язмышым күгендә балкыган көнеңдә
Көтмәстән кабынган нур булып,
Гомерлек гашыйгың итәргә бик җитте
Бер минут, бары тик бер минут.

Йөрәктә ул чакта дөрләде учаклар
Кайчандыр ачылыр сер булып;
Син — мине, мин — сине аңларга бик җитте
Бер минут, бары тик бер минут.

Ул көннәр бүген дә саклана күңелдә
Җырлап та туйгысыз җыр булып;
Әйтерсең моңарчы яшәгән гомерем
Бер минут, бары тик бер минут.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Бер минут»
Ноты для песни «Бер минут»
Ноты для песни «Бер минут»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.4 (5 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »