Авыл көе (Сагыну) (икенче вариант)

Бездә биек таулар бар,
Тау астында таллар бар;
Талда яфрак, миндә сагыну,
Сездә нинди хәлләр бар?

Ак алъяпкыч билләрдә,
Җилфердәмә җилләрдә.
Сандугачлар да сайрамый
Сез булмаган илләрдә.

Ишек алды яшел чирәм
Былбыл баласы качкан.
Сагнуларым шул кадерле
Җирдән күкләргә ашкан.

Салкын чишмә буйларында
Атлар эчерсәң иде;
Туган-үскән җирләрендә
Гомер кичерсәң иде.
Якын дус ишләрең белән
Гомер кичерсәң иде.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.8 (17 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »