Җырла әле, әнкәй

Категория: көе һәм сүзләре

Башын иеп бишек тирбәткәндә
Сүзсез генә нидер уйладың.
Нинди уйлар иде күңелеңдә?
Нинди моңнарыңны көйләдең?

Синең моңлы матур тавышыңда
Җылы таба идем күңелгә.
Бик сагындым бишек җырларыңны
Җырла әнкәй, җырла бер генә.

Син җырласаң күңел яралары
Төзәлерләр иде бүген дә.
Куларымны куем кулларыма
Җырла әле, әнкәй бер генә.

Синең моңлы матур тавышыңда
Җылы таба идем күңелгә.
Бик сагындым бишек җырларыңны
Җырла әнкәй, җырла бер генә.

Синең җырың илахи моң булып
Минем күкрәгемә кагыла.
Һаман анда нәни йөрәгемә
Уелмаслык булып языла.

Синең моңлы матур тавышыңда
Җылы таба идем күңелгә.
Бик сагындым бишек җырларыңны
Җырла әнкәй, җырла бер генә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »