Тыныч көн теләп

Категория: көе сүзләре

Син әле йоклыйсың, кызым,
Тәмле төш күреп.
Таң җилләре назлый сине
Бүлмәңә кереп.
Уйный алар парлап үргән
Толымыңны сүтеп.
Уяныр, дип, курчакларың
Утыра көтеп.
Иркәләрсең син аларны
Әкият сөйләп…
Күгәрченнәр гөрли сиңа,
Тыныч көн теләп.

Синең яраткан гөлләрең
Күр, ничек үскән…
Таң беленгәндә аларга
Көмеш чык төшкән.
Яфраклары җем-җем итә
Кояш нурында.
Сөйләшәләр бугай алар
Синең турыңда.
Бүлмәң эченә үрёлә
Шомырт һәм гөләп.
Чәчәк суза алар сиңа
Тыныч көн теләп.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Тыныч көн теләп»
Ноты для песни «Тыныч көн теләп»
Голосов пока нет
« »