Сиңа килдем (икенче вариант)

Еллар аша, урау еллар аша,
Сине җаным, сине эзләдем.
Йөрәгемне учларыма тотып
Сиңа килдем, сиңа килдем әле,
Сиңа килдем әле, Гүзәлем.

Ни дисәң дә сине ихтиярда
Мин узалмам, синнән узалмам.
Сине сөйдем, син дип янып көйдем,
Әй Гүзәлем, әй Гүзәлем минем,
Әй Гүзәлем минем, күзалмам.

Сөюемне сиңа бүләк итәм,
Йөрәгемне салам алдыңа.
Йөрәк белән йөрәк серләшкәндә
Күктә йолдыз, күктә яңа йолдыз,
Күктә яңа йолдыз кабына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »