Күзкәем

Бәрәкәтле синең кырларыңда
Маңгай тирем тамды, Күзкәем.
Туып үскән авылым Күзкәемдә
Җуелмасын иде эзкәем.

Күзкәем, Күзкәем,
Җуелмасын иде эзкәем.

Тырыш хезмәт белән һәр көн саен
Матурлана авылым Күзкәем.
Күзкәемне данлап җырлар өчен,
Җитмәс кебек җылы сүзкәем.

Күзкәем, Күзкәем,
Җитмәс кебек җылы сүзкәем.

Минзәләгә, бөтен тирә-якка
Йолдыз булып балкый Күзкәем.
Бәхет биргән җирем, әй Күзкәем,
Ил алдында якты йөзкәең.

Күзкәем, Күзкәем,
Ил алдында якты йөзкәең.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Күзкәем»
Ноты для песни «Күзкәем»
Ноты для песни «Күзкәем»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1.5 (2 голоса)
« »