Туган як кичләре

Бер кыз микән, бер кош микән,
Сайрый, сайрый өздереп.
Баян микән, тальян микән —
Уйный, уйный сыздырып.

И, туган як кичләре,
Онытылмас дус-ишләре.

Йолдыз якты, ай нурлырак
Туган ягым күгендә.
Туган якта җыр ишетсәң,
Моңы кала күңелдә.

И, туган як кичләре,
Онытылмас дус-ишләре.

Туган ягым, зәңгәр кичем,
Зәңгәр яшьлек елларым.
Кая китсәм, кире сиңа
Алып кайта юлларым.

И, туган як кичләре,
Онытылмас дус-ишләре.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (12 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »