Кичке диңгез

Категория: көе сүзләре

Диңгез, диңгез, бөдрә ярларыңны
Төреп назлый зәңгәр томаннар,
Колач җәйгән сыман акчарлаклар
Дулкыннарга канат куйганнар,
Сагынып зар-интизар булганнар.
Колач җәйгән сыман акчарлаклар
Дулкыннарга канат куйганнар.

Дингез, диңгез, нишләр идем синсез,
Кемгә җырлар идем җырымны,
Гөлчәчәкле сукмагыңнан килеп,
Кемгә көйләр идем моңымны,
Онытылмас яшьлек елымны.
Гөлчәчәкле сукмагыңнан килеп,
Кемгә көйләр идем моңымны.

Диңгез, диңгез, шәфәкъ боек синсез,
Ярсуыңнан тынып кал әле,
Таң йолдызы тугач, синең дә бит
Ярсу минутларың бар әле,
Көрсенмичә сулыш ал әле!
Таң йолдызы тугач, синең дә бит
Ярсу минутларың бар әле.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Кичке диңгез»
Ноты для песни «Кичке диңгез»
Ноты для песни «Кичке диңгез»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1.5 (2 голоса)
« »