Бөдрә таллар (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Хат язсам да бармас төсле,
Ахры ерак киттем илемнән,
Бала чакларымда уйнап йөргән,
Чия чәчәк аткан җиремнән.

Ерак киттем. Бөдрә таллар
Көтәләрдер таныш җырчысын;
Көтәләрдер кырлар, биек таулар
Шат күңелле еллар юлчысын.

Борчылмагыз, минем дуслар,
Шат җырчыгыз сезне онытмас,
Бер кайтыр ул якты кояшсыман,
Дошманнардан җирне корыткач.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Бөдрә таллар»
Ноты для песни «Бөдрә таллар»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4.3 (3 голоса)
« »