Сез һаман бергә икән

Категория: көе сүзләре

Син яшь кыз, минем егет чак,
Уйнама, көлмә икән,
Сөймә дә, имеш, көймә дә,
Тауларга менмә икән.
Әйттеләр дуслар көнләпме:

— Сез һаман бергә икән, бергә икән.
Туйлар да үтте… гомерне
Узмас дип йөрмә икән.
Агарды чәчләр, агармас —
Утларга кер дә икән;
Әйттеләр: — Күрче боларны,
Сез һаман бергә икән, бергә икән.

Кадер дә, хөрмәт тә сиңа
Тик туган җирдә икән.
Оныклар үскәнче яшә,
Ятка сер бирмә икән;
Әйтсеннәр:— Күрче боларны.
Сез һамак бергә икән, бергә икән.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Сез һаман бергә икән»
Ноты для песни «Сез һаман бергә икән»
Голосов пока нет
« »