Бас әле станокка

Дуслар килгән җыр тыңларга
Нинди җырлар җырларга?
Сездән бер җыр, миннән бер җыр,
Сездән бер җыр, миннән бер җыр,
Кара-каршы җырларга.

Бас әле станокка,
Ыстаннары, ыстанда.
Яле дуслар матур яшик,
Яле дуслар тату яшик,
Ямьле Башкортостанда (як Татарстанда).

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Җыр күңелләрне ача.
Җыр күңелләрне ача ул
Җыр күңелләрне ача ул
Кайгыларны баса ул.

Бас әле станокка,
Ыстаннары, ыстанда.
Яле дуслар матур яшик,
Яле дуслар тату яшик,
Ямьле Башкортостанда (як Татарстанда).

Гармун тавышы моңлы була
Иртәнге салкыннарда.
Көндә сезне күрер идем,
Көндә сезне күрер идем,
Булсагыз якыннарда.

Бас әле станокка,
Ыстаннары, ыстанда.
Яле дуслар матур яшик,
Яле дуслар тату яшик,
Ямьле Башкортостанда (як Татарстанда).

Сандугачның балалары
Булалар унар-унар.
Бездән сәлам илтсә кошлар,
Бездән сәлам илтсә кошлар,
Тәрәзәгезгә кунар.

Бас әле станокка,
Ыстаннары, ыстанда.
Яле дуслар матур яшик,
Яле дуслар тату яшик,
Ямьле Башкортостанда (як Татарстанда).

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.8 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »