Нинди давылларга каршы бардың

Категория: көе сүзләре

Нинди давылларга каршы бардың,
Нинди күкрәү булып күкрәдең;
Нинди ялкыннардан ялкын алдык,
Нинди сафлык били күкрәген?

Кояш кояш түгел, баемаса,
Ышыкланса болыт артына,
Егет егет түгел, эше белән
Тиң булмаса туган халкына.

Син бәхетле түгел, ашкынмасаң
Ил бәхетенә бәхет өстәргә,
Тик көрәштә өстен кеше генә
Юмарт була нечкә хисләргә.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Нинди давылларга каршы бардың»
Ноты для песни «Нинди давылларга каршы бардың»
Голосов пока нет
« »