Хәтерлим

Категория: көе сүзләре

Җиләк өзеп бирдең син миңа
Һәм өздереп күзгә карадың.
Күзләреннән сине аңладым,
Җиләкләрне генә алмадым.

Җиләк күргән саен хәзер мин
Әллә нигә сине хәтерлим.

Чәчләремә чәчәк кададың,
Иңнәремә кул да салмадың.
Әллә мине ялгыш аңладың,
Озатырга нигә бармадың?

Чәчәк күргән саен хәзер мин
Көрсенәм дә сине хәтерлим.

Бер сүз әйткән идең син мина
Очраганда беркөн кич белән,
Тынгы белмим инде һич кенә,
Кабат-кабат уйдан кичерәм.

Хәтерлим мин, барысын хәтерлим.
Оныта алмыйм сине хәзер мин.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Хәтерлим»
Ноты для песни «Хәтерлим»
Ноты для песни «Хәтерлим»
Ноты для песни «Хәтерлим»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
« »