Чакыр гына

Юк куркытмас ачы бураннарның
Күңелгә шом салып алуын.
Буран ярып барыр идем сиңа
Чакыр гына, чакыр гына мине сөйгәнем.

Буран ярып барыр идем сиңа
Чакыр гына мине, чакыр сөйгәнем.

Юк куркытмас безнең араларда
Җил каклыгыр кая тынуын.
Тау-таш ярып барыр идем сиңа
Чакыр гына, чакыр гына мине сөйгәнем.

Тау-таш ярып барыр идем сиңа
Чакыр гына мине, чакыр-чакыр сөйгәнем.

Юк куркытмас чиксез киң дәръялар
Көтеп тормам ташкын тынуын.
Диңгез ярып барыр идем сиңа
Чакыр гына, чакыр гына мине сөйгәнем.

Диңгез ярып барыр идем сиңа
Чакыр гына мине, чакыр-чакыр сөйгәнем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »