Җилләр тидермәс идем

Таннар беленә икән,
Таллар бөредә икән. Эх!
Тан нурлары бөредәге
Талга эленә икән.

Әй мин дә таннар булсам,
Син зифа таллар булсан! Эх!
Таллар таңны аңлаган күк,
Серемне аңлар булсаң —

Сүнмәс-сүрелмәс идем,
Ятка сөйдермәс идем. Эх!
Бөредәге хисләренә
Җилләр тидермәс идем.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Җилләр тидермәс идем»
Ноты для песни «Җилләр тидермәс идем»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
« »