Гармунлы яшьлек

Категория: көе сүзләре

Без түгелме авылларда
Гармуннар тартып үстек?
Үсеп ир-егетләр булгач
Авылдан чыгып киттек.

Яшьлекләр узып китсә дә,
Үкенечләр калмады.
Безнең гармунлы яшьлекләр
Җырсыз-моңсыз булмады.

Авыллар искә төшкәндә
Гармун моңнары чыңлый.
Читтә йөрегәннәр генә
Авыл кадерен аңлый.

Яшьлекләр узып китсә дә,
Үкенечләр калмады.
Безнең гармунлы яшьлекләр
Җырсыз-моңсыз булмады.

Авыллар да үзгәрделәр,
Гармуннар да уйналмый.
Егетләр дә, гармун сузып,
Урамнарны буйламый.

Яшьлекләр узып китсә дә,
Үкенечләр калмады.
Безнең гармунлы яшьлекләр
Җырсыз-моңсыз булмады.

Хәзер авылларга кайтып
Гармун уйнап үтсәктә.
Яшь вакытлар кире кайтмый
Нихәл генә итсәктә.

Яшьлекләр узып китсә дә,
Үкенечләр калмады.
Безнең гармунлы яшьлекләр
Җырсыз-моңсыз булмады.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.4 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »