Тәрәк булыр кешең кирәк
Тормыш юлын үтәргә.
Теләкләрең кабул булып
Рәхәт гомер итәргә.
Сайрап яшәр өчен кирәк
Сандугачка тал-тирәк.
Бергә булсаң ярың белән
Дөнъя була түгәрәк.
Ак кошларга кайтыр өчен
Таза елгалар кирәк.
Гомер матур үтсен өчен
Таһир-Зөһрәләр кирәк.
Сайрап яшәр өчен кирәк
Сандугачка тал-тирәк.
Бергә булсаң ярың белән
Дөнъя була түгәрәк.
Гомер шаулап үтә икән
Әйтерсең аккан елга.
Ярыңа ярәшет яшәү
Тиң бит ул матур җырга.
Сайрап яшәр өчен кирәк
Сандугачка тал-тирәк.
Бергә булсаң ярың белән
Дөнъя була түгәрәк.
Бергәләшеп парың белән
Яшәүе күңеллерәк.
Бу җыр Флүрә Үзәнбаева репертуарында бар
Добавлено Almaz в ПТ, 06/09/2013 - 22:51
«
»