Баламның балалары

Инде сизмидә калганмын
Үскәнен балаларның.
Бәхетле генә булсыннар
Шул хакта бар уйларым.

Үз баламнан кадерлерәк
Баламның балалары.
Яшьлегемә алып кайта
Оныклар мине тагы.

Баламның балаларын
Насыйп булды күрергә.
Бер күргән-белгәннәремне
Мирас итеп бирергә.

Үз баламнан кадерлерәк
Баламның балалары.
Яшьлегемә алып кайта
Оныклар мине тагы.

Баламның газиз баласы
Тирбәтәм бишегендә.
Дәү әниләреңә әнкәм
Күлмәк бирде бүләккә.

Үз баламнан кадерлерәк
Баламның балалары.
Яшьлегемә алып кайта
Оныклар мине тагы.

Баламның балалары
Иң зур бүләк яшьләргә.
Шундай киләчәгең барда
Рәхәтләнеп яшәргә.

Үз баламнан кадерлерәк
Баламның балалары.
Яшьлегемә алып кайта
Оныклар мине тагы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (9 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »