Авылым таңнары

Категория: көе сүзләре

/Романс/

Су өстендә акчарлаклар,
Ак томаннары.
Сихерлидер көн дә мине
Авылым таңнары.
Яшел кырда күләгәсе, күләгәсе
Ак болытларның — мамык тауларның.
Хезмәтемә шатлык өсти, көч-дәрт бирә
Нуры таңнарның, җәйге таңнарның.
Авылым таңнары — Бәхетем таңнары.

Әрәмәдә җилгә сөйли
Таллар моңнарын.
Якты юлга алып бара
Авылым таңнары.
Бергә үтик, туган авылым, туган авылым,
Гомер елларын, язмыш юлларын.
Мәңге шулай алсу булсын, тыныч булсын
Синең таңнарың, көләч таңнарың.
Мәңге шулай тыныч булсын
Авылым таңнары — Бәхетем таңнары.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Авылым таңнары»
Ноты для песни «Авылым таңнары»
Ноты для песни «Авылым таңнары»
Ноты для песни «Авылым таңнары»
Ноты для песни «Авылым таңнары»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (3 голоса)
« »