Төнге урамнарда…

Категория: көе сүзләре

Йөрим төнге урамнарда,
Күңелгә моң кем сала?
Һични генә эшләп булмый,
Йөрәккәем минем тынмый,
Бар урамнар тынса да,
Бар урамнар тынса да.

Йөрим төнге урамнарда,
Йолдызларны күрсәнә!
Мәхәббәт кышын да сулмый,
Йөрәгемдә ялкын сүнми,
Күктә йолдыз сүнсә дә,
Күктә йолдыз сүнсә дә.

Йөрим төнге урамнарда,
Карлар явып торса да.
Миңа бит, дуслар, шул җитә
Йөрәккәемне җилкетә
Бер генә ут булса да,
Бер генә ут булса да.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Төнге урамнарда…»
Ноты для песни «Төнге урамнарда…»
Голосов пока нет
« »