Зәйтүнәкәй

Категория: көе сүзләре

Үпкәләмәде микән,
Ачуланмады микән?
Уйнап әйткән сүзләремне,
Зәйтүнәкәй, акчарлагым,
Чынга алмады микән?

Алмагачның алмасын
Ыргытсана, аппагым!..
Хәтерең калган сүзләр булса,
Зәйтүнәкәй, акчарлагым,
Онытсана, аппагым.

Су читенә иелдем,
Төнбоекка үрелдем;
Бер елмаеп кара миңа,
Зәйтүнәкәй, акчарлагым,
Күтәрелсен күңелем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.4 (5 голосов)
« »