Яшь каеннар

Категория: көе сүзләре

Ераклардан килеп, безгә килеп,
Утырттың син япь-яшь каеннар.
Каеннарга гына сөйләр өчен
Әллә берәр серең, кайгың бар?
Каеннарга гына сөйләр өчен, сөйләр өчен
Әллә берәр серең, кайгың бар?

Болай да бит бездә үсә иде
Яшь наратлар, яшел урманнар.
Каеннарга гына сөйләр өчен
Әллә берәр моңлы җырың бар?
Каеннарга гына сөйләр өчен, сөйләр өчен
Әллә берәр моңлы җырың бар?

Тизрәк үссеннәр, дип, каеннарым,
Коендырдың ап-ак тәннәрен.
Кара күзле зифа каеннарга
Бөркәндердең ефәк шәлләрен.
Кара күзле зифа каеннарга, каеннарга
Бөркәндердең ефәк шәлләрен.

Хәзер буйга җитте каеннарың,
Сорамагыз инде яшьләрен,
Алар шавы — синең үз моңнарың,
Яшьлегеңнең матур ядкаре.
Алар шавы — синең үз моңнарың,
Яшьлегеңнең матур ядкаре.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Яшь каеннар»
Ноты для песни «Яшь каеннар»
Ноты для песни «Яшь каеннар»
Голосов пока нет
« »