Зәңгәр күзләр (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Ник тутырып карадың син
Зәңгәр күзләрең белән?
Ник өздереп аласың син
Үткер сүзләрең белән?

Зәңгәр күзләреңә карап,
Йөрәк серен сөйләдем.
Янымда син юк чагында
Башкаларны,
Башкаларны сөймәдем

Зәңгәр күзем, сиңа сүзем:
Өзелеп сөямен үзең.
Кабул ит егет йөрәген —
Тулы шатлык диңгезен.

Зәңгәр күзләреңә карап,
Йөрәк серен сөйләдем.
Янымда син юк чагында
Башкаларны,
Башкаларны сөймәдем

Очкынлы зәңгәр күзләрең
Сихерләделәр мине.
Зәңгәр күккә карыймын да
Искә төшерәм сине.

Зәңгәр күзләреңә карап,
Йөрәк серен сөйләдем.
Янымда син юк чагында
Башкаларны,
Башкаларны сөймәдем

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Зәңгәр күзләр»
Ноты для песни «Зәңгәр күзләр»
Ноты для песни «Зәңгәр күзләр»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4.3 (3 голоса)
« »