Яңа ел алдыннан

Категория: көе сүзләре

Нинди матур һава,
Тәңкә карлар ява,
Карлар ява зәңгәр күкләрдән.
Тияр-тимәс,
Тияр-тимәс кенә,
Кыяр-кыймас,
Кыяр-кыймас кына
Кар бөртеге үбә битләрдән.

Әй ашкына күңел —
Бәйрәм алды бүген,
Бөтен дөнья актан киенгән.
Күзләр нинди,
Күзләр нинди нурлы,
Йөздә шатлык,
Йөздә шатлык уйный,
Барысы да шундый сөенгән.

Нинди зәңгәр һава,
Тәңкә карлар ява,
Ул карларда пакьлек-сафлык бар.
Юлларым да,
Юлларым да якты,
Ул юлларда,
Ул юлларда мине
Көтә сыман бары шатлыклар.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Яңа ел алдыннан»
Ноты для песни «Яңа ел алдыннан»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (4 голоса)
« »