Минутларым

Ялгызлыкта узган минутларым,
Җан өшеткеч бозлы кар сымак.
Син янымда булсаң, көз дә, кыш та
Гөл-чәчәкле, нурлы яз сымак.

Ялгызлыҡта узган минутларым
Зарлы-моңлы кырыч ел сымак.
Син янымда булсаң — тормыш үзе
Чыңлап торган сихри җыр сымак.

Гомер көтеп тормас, еллар тынмас,
Дәртле чаклар узар бер заман.
Тик йөрәктә мәхәббәтем сүнмәс,
Сине сагынып яшәр ул һаман.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »