Җырлагыз, кызлар

Их, мәхәббәт, серле чишмә,
Мәңге шаулар суларың.
Суларыңның агышларын
Алып китә елларым.

Биегез, җырлагыз, көлегез, кызлар,
Күкләрдә балкып яна йолдызлар;
Минем сине яндырыр чагым,
Йөрәгем тулы сөю учагы.

Җирдә учак, күктә йолдыз,
Йөрәгемдә син генә.
Их, мәхәббәт, серле чишмә,
Мәңге, мәңге сүрелмә.

Биегез, җырлагыз, көлегез, кызлар,
Күкләрдә балкып яна йолдызлар;
Минем сине яндырыр чагым,
Йөрәгем тулы сөю учагы.

Их, мәхәббәт, серле чишмә,
Мәңге шаулар суларың.
Суларыңның агышларын
Алып китә елларым.

Биегез, җырлагыз, көлегез, кызлар,
Күкләрдә балкып яна йолдызлар;
Минем сине яндырыр чагым,
Йөрәгем тулы сөю учагы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (7 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »