Бәхет кайда?

Категория: көе сүзләре

Таңнан таңга күчкән нурлар белән
Җыр яңгырый Кама ярында.
КамАЗ төзүчеләр үзләренчә
Җырлап яши бәхет турында.

Бәхет кайда? Бәхет кайда?
Таң нурларында.
Хезмәт сөйгән уңганнарның
Үз кулларында.

Зур бәхетен, мәхәббәтен таба
Бу якларда хезмәт кешесе.
Тик хезмәттә табыла чын мәхәббәт,
Чын дуслыкның да иң көчлесе.

Бәхет кайда? Бәхет кайда?
Таң нурларында.
Хезмәт сөйгән уңганнарның
Үз кулларында.

Илгә кирәк яңа машиналар,
Юллар, юллар,— чиге күренми.
Бу КамАЗда хәтта машиналар
Бәхет дигән көйгә гөрелди.

Бәхет кайда? Бәхет кайда?
Таң нурларында.
Хезмәт сөйгән уңганнарның
Үз кулларында.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Бәхет кайда?»
Ноты для песни «Бәхет кайда?»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
« »