Сагыну (сигезенче вариант)

Бездә биек таулар бар ла,
Тау астында таллар бар;
Талда яфрак, миндә сагыну,
Сездә нинди хәлләр бар?

Тау астында салкын чишмә.
Агып төшә улакка;
Сәлам әйтеп җибәрергә,
Җил дә исми бу якка.

Алмалар өзәр идем лә,
Бауларга тезәр идем;
Янмаса бу йөрәккәем,
Сагынуга түзәр идем.

Өстәлләргә алма куйдым
Алып ашарсыз микән?
Бик сагынып хатлар язсам
Сездә язарсыз микән?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »