Ишмырза (Үткәүел)

Үткәүелкәйләрле дә, ай, үткәндә,
Бер карадым артыма каерылып,
Бер карадым артыма каерылып.
Карамас та идем мин каерылып,
Туган илкәй калды аерылып,
Туган илкәй калды аерылып.

Кулыңдагы кылычың, ай, сынмасын,
Алдарыңнан дошман узмасын,
Алдарыңнан дошман узмасын.
Егет кенә чакның кадерен бел,
Яшь гомерең заяга узмасын,
Яшь гомерең заяга узмасын.

Җирәнчәкәй атым җилмидер,
Кешегә гомер ике килмидер,
Кешегә гомер ике килмидер.
Егет кенә саҡтың ҡәҙеркәйен
Дивана-ахмак кына белмидер,
Дивана-ахмак кына белмидер.

Ике дә генә аккош очып бара,
Кайда икән аның кышлауы,
Кайда икән аның кышлауы.
Җан биреүкәйләрдән авыр икән
Туып-үскән илне ташлавы,
Туып-үскән илне ташлавы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »