Уйларым

Категория: көе сүзләре

/ башкорт кобайыры /

Ярты төндә уянып,
Йоклый алмый уйланып,
Уйлап яткан уйларны
Таралышкан куйларны
Калай итеп җыяем,
Калай итеп тыяем?

Далалагы камгактай
Әкияттәге йомгактай
Тотып тыеп булмастай,
Ташлап куеп булмастай,
Агым мәллә уйларым,
Сагым мәллә уйларым?

Заманасы заманга,
Яхшылыгы яманга,
Дөреслеге ялганга —
Барысы бергә ялганган!..
Калай итеп сүтәем
Бу чуалган йомгакны?
Калай куып җитәем
Давыл куган камгакты?

Йөрәгемнең кагышы,
Йөрәгемнең сагышы —
Җитмеш җиде яу күргән,
Җитмеш җиде дау күргән
Халкым гына шул минем,
Ялкын гынам шул минем.

Аккан гына каннары —
Идел түгел, дәръя шул,
Чыккан гына даннары —
Иле түгел, дөнья шул.
Ир күңелендә ил булса,
Уйны тарткан улъя шул.

Бүгенгесен уйлаем,
Иртәгәсен буйлаем,
Иртәгәсе ишәккә тип,
Кулым селтәп куймаем,
Кулын селтәп куйган берне
Ишәктер дип уйлаем.

Ай Уралым, Уралым,
Ил саклаган коралым!
Ятып калган төнең бар,
Балкып янган көнең бар.
Телне саклар халкың бар,
Илне зурлар хакың бар.

Салып илнең оранын
Ыргыз, Сәде, Чураным,
Касмарт, Миәс, Сакмарым,
Курган, Кама якларым,
Хәлегезне сорадым.
Тик яхшыга юрадым.

Ил язмышы ирдә икән,
Ил иртәсен уйласын,
Ил иртәсе — ишәккә дип,
Кулын селтәп куймасын;
Туйган җирдә йөрегәндә
Туган җирдән туймасын!

Айкап чыгам, байкап чыгам
Идел, Урал буйларын,
Идел, Урал буйларын.
Ярты төндә уянсам да,
Ни генә дә уйласам да —
Илем, синдә уйларым,
Иртәгәңдә уйларым!..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »